2019 елның 12 ноябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлиева Л.Х. тәрбияләнүчеләр белән берлектә файдалы сәяхәт оештырды.
Максат: Балаларның белемнәрен тирәнәйтү, әйләнә-тирә мохиттәге үзгәрешләр белән таныштыру. Игътибарлылык һәм танып-белү активлыгын үстерү.
Катнашучылар: 3 бала
Буген тәрбияләнүчеләр белән берлектә файдалы сәяхәт оештырылды. Тәрбияче аларның игътибарларын әйләнә-тирә мохиттәге үзгәрешләргә юнәлтте. Агачлар һәм коелган яфракларны карадылар. Шулай ук, балалар җирдэ беренче кар ятуын, баскыч һәм юлларның да катып калуын сизделәр. Табигать кышка әзерләнә.
Балаларга бу сәяхәт бик ошады, чөнки алар әйләнә-тирә мохитне генә күзәтеп калмадылар, ә саф һавада сулады һәм уйнадылар.