Финанс грамотасы көне

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

12 ноябрьдә «Гнездышко» приютында тәрбияләнүче балалар «Финанс грамотасы» көне кысаларында Россия Саклык банкының офисында булдылар. Чараның максаты - Россия Саклык банкы эше белән танышу иде. Оештыру тарихы, операцияләр, терминаллардан файдалану кагыйдәләре, банкоматлар, офис структурасы һәм эшчәнлеге турында офисның җитәкчесе сөйләде. Шулай ук балаларга әлеге оешма офисларында эшләү өчен нинди белем кирәклеге турында сөйләделәр. Офис җитәкчесе балаларга иминлек, укуларында уңышлар, гаиләләрдә тынычлык һәм үзара аңлашу теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International