«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Җаухар” татар фольклор ансамбле концерты

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

"Изгелек"  инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Чишмә” Халыклар дуслыгы йортының  “Җаухар” татар фольклор ансамбле концерты булып узды.

Чараның максаты: истәлекле һәм тарихи дәүләт даталарын искә төшерү, мәдәни ял өчен уңайлы шартлар тудыру һәм республикабыз гражданнарының уңай тормыш позициясен үстерү.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев җитәкчелегендәге ансамбль репертуары күпкырлы һәм кызыклы булды. Иҗади коллектив хор җырлары, шаян биюләр белән генә түгел, ә музыка әсәрләренең соло һәм ике тавышлы башкарулары белән аерылып торды. Баян көенә хор белән башкарылган попурри  социаль хезмәт алучыларның йөрәкләренә хуш килде. Ватанга мәхәббәт, туган як табигатенең байлыгы һәм матурлыгы турында милли, лирик җырлар тамашачыларның күңелендә яхшы хисләр уятты.

Татарстанның атказанган укытучысы Назимә Закирова, үзе иҗат иткән шигырьләрне дә кулланып, программаны татар һәм рус телләрендә алып барды. Сугыш еллары җырларын, шигырьләрен тамашачылар  җылы кабул иттеләр һәм бик теләп кушылып җырладылар.

Чараны тәмамлап, Үзәк администрациясе һәм социаль хезмәт алучыларның берсе, барлык катнашучылар исеменнән иҗади коллективка шәһәрнең, республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашканнары, аларга яхшы һәм күтәренке кәеф бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Чарада 40 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International