ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2022 ел
җомга

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 24 февраль көнне 11 нче социаль участокта “Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары” курсыннан «Үз-үзең белән танышу» дигән тренинг дәресен үткәрде. Төркемдәге яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышын тикшерү максатыннан үткәрелгән чарада 13-14 яшьлек 21 бала катнашты.

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 24 нче февраль көнне 11 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова «Февраль Халык бәйрәмнәренең тылсымы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чара рус халкының гореф-гадәтләре белән танышу, балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр булдыру, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм, фикерләү, хәтер тәрбияләү максатыннан 15 балигъ булмаган бала арасында үткәрелде.

24 февральдә «Радость» халыкка социаль хезмәт мәктәбенең чираттагы дәресе булды.


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбияләү бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова 12 нче социаль участокта «Баһадир көче!» дип аталган конкурс-күңел ачу программасы үткәрде. Чара Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган иде һәм ул патриотик хисләр тәрбияләү, балаларны бәйрәм мәдәниятенә җәлеп итү, дәүләт бәйрәмнәрен билгеләп үтү максатыннан үткәрелде. Чарада 9 балигъ булмаган бала катнашты.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру эше кысаларында “Тегүчелек эше” кабинетында «Көнкүреш әйберләре тегү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: көнкүреш әйберләре әзерләү.

2022 елның 24 февраль көнне «Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат йортында» тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна « Рәсемнәрне үз конвертларына урнаштыру» дигән темага шөгыль үткәрде.

22 февральдә Зәй муниципаль районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, Өлкән яшьтәге гражданнар һәм когнитив тайпылышлар булган инвалидлар өчен көндезге бүлектә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында «А ну-ка все вместе» социаль-анимацион чарасы узды.

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү һәм Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының 5 волонтеры белән берлектә «Ватанны саклаучыларны котлыйбыз!» дип аталган акөия үткәрделәр. Акциянең максаты: балаларда Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә карата кызыксыну, үз Ватаныңның данлы сакчылары өчен горурлык хисе тәрбияләү.

«Әни+сабый» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова 22 февраль көнне «23 февраль - әти бәйрәме» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес сөйләмне, коммуникатив сәләтләрне, ишетү һәм күрү сәләтен үстерү, иҗади эшчәнлекне формалаштыру, патриотик хисләр тәрбияләү,ата-аналарның педагогик грамоталылыгын арттыру максатыннан үткәрелде.


23
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

23 февраль көнне Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында "Шәфкать" бүлеге тәрбиячесе Шәйхиева Елена Александровна балалар белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International