Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү һәм Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының 5 волонтеры белән берлектә «Ватанны саклаучыларны котлыйбыз!» дип аталган акөия үткәрделәр. Акциянең максаты: балаларда Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә карата кызыксыну, үз Ватаныңның данлы сакчылары өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Акция барышында волонтер-балалар үтеп баручы ир-атларны һәм малайларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар һәм аларга үз куллары белән ясалган открыткалар өләштеләр. Котлаулар үтеп баручылар өчен күңелле көтелмәгән хәл булды. Күрсәткән игътибары өчен ир-атлар яшь буын белән тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, үзләренең армия тормышы турында сөйләделәр.
Кама Аланы бистәсе урамнарында үткәрелгән акция барышында 25 открытка таратылды.