«Баһадир көче!»

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбияләү бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова 12 нче социаль участокта «Баһадир көче!» дип аталган конкурс-күңел ачу программасы үткәрде. Чара Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган иде һәм ул патриотик хисләр тәрбияләү, балаларны бәйрәм мәдәниятенә җәлеп итү, дәүләт бәйрәмнәрен билгеләп үтү максатыннан үткәрелде. Чарада 9 балигъ булмаган бала катнашты.

Күңел ачу программасы барышында балалар команда ярышларында катнаштылар, анда үзләренең эрудицияле булуларын, физик көчләрен һәм җиңүгә уңай кәефләрен күрсәтергә кирәк булды. Балалар үзләренең комплиментлар ясый белүләрен, хәрби тематикага мәкальләр белүләрен, «Балта боткасы» әзерли алуларын, логик һәм физик яктан әзер булуын исбатладылар.

Уен катнашучыларның үз Ватанының лаеклы саклаучылары булуын күрсәтте. Ә иң мөһиме-барысы да уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф белән генә чикләнмичә, истәлекле бүләкләр дә алды. Бәйрәм бик күңелле үтте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International