«Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат йортында» «Рәсемнәрне үз конвертларына урнаштыру» дигән тема буенча шөгыль.

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елның 24 февраль көнне «Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат йортында» тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна « Рәсемнәрне үз конвертларына урнаштыру» дигән темага шөгыль үткәрде.

Максат:

- балаларның геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту;

- геометрик фигураларны зурлыклары Һәм төсләрен аера булү.

Шөгыль геометрик фигураларны кабатлаудан башланып китте. Тәрбияче геометрик фигуралар тутырылган конвертлар бирде, балалар фигураларны дөрес итеп конвертлардан алып урнаштырдылар. Бик кызыксынып «Геометрик лото» һәм «Үз йортыңны тап!» дигән дидактик уеннар уйнадылар, геометрик фигураларга охшаш предметларны табып күрсәттеләр. Балалар шөгыльдә бик актив һәм теләп катнаштылар. Тәрбияче үзенең куйган максатларына иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International