“Ватанны саклаучылар” көне уңаеннан, 21 февраль көнне, «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та бәйрәм концерты булып узды. Аны “Ана һәм гаилә матурлыгы “Нечкәбил-2018” Республика бәйгесе финалисты Светлана Селантьева, Чистай Выселкасы авылы культура йортында эшләп килүче “Светёлка” ансамбленең җитәкчесе, “Ана һәм гаилә матурлыгы “Нечкәбил-2017” Республика бәйгесе җиңүчесе Марина Тукова оештырды.
Норлат картлар һәм инвалидлар интернат йортында 23 февраль «Ватанны саклаучылар коне» – батырлык, намус hәм кыю халкымның бэйрэме үтте. Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде. Бәйрәмдэ монда яшәп, социаль хезмәт алучыларга концерт оештырылды.
Февральнең 21ендэ, Мамадыш муниципаль районының “Надежда” приютында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, ярыш формасында оештырылган чара узды.
22 нче февраль 2019 нчы ел, җомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова « Ягез әле, егетләр!» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
21 февраль көнне “Надежда” социаль приют балалары өчен цирк коллективы “Джуманжи” тамашасын күрсәтте. Мәдәният йортында күргәннәре аларны сокландырды. Цирк тамашасы, куяннар, тутый кошлар, игуана, еланнар, клоуннар – кайбер сабыйлар өчен беренче тапкыр күрүләре иде. Чара балаларда күңелле тәэсир калдырды.