ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 5 сентябрьдә, Арчаның «өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр Арча педагогика көллияте волонтерлар белән берлектә «Көзге игелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы «Мәрхэмэтле Татарстан» акциясе кысаларында «Игелекле башлангычлар көне» дип исемләнгән Халыкара хәйрия  көне уздырдылар.#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН»ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН  Чараның максаты булып балаларга һәм ата-аналарга ирекле акция турында мәгълүмат җиткерү, балаларны төрле игелекле эшләргә җәлеп итү торды. 

3 сентябрьдә - барлык терракт корбаннары буенча матәм көне, бу көнне террорчылар кулыннан һәлак булганнар һәйкәлләренә һәм мемориалларына чәчәкләр илтәләр. Бүген үзәкнең социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында "Терроризмга - юк" дигән чара үткәрелде.

«Демография» милли проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең белгече  Мәрданова Миләүшә Робис кызы Яр Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпиталенең өлкән шәфкать туташлары алдында чыгыш ясап, мәгълүмати очрашу үткәрде.

2019 елның бишенче сентябрендә Олы Сәрдек авыл җирлегендә яшәүче социаль хезмәт алучылар белән «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре «Гарденотерапия» технологиясе буенча дәрес үткәрде.

Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Бумагопластика» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.Тема: “Ромашка чәчәкләреннән картина ясау". Максатлары: кәгазь белән эшләп  вак кул маторикасын  яхшырту.

         2019 елның 4 сентябрендә  Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге автоном учреждениесе социаль педагоглары Киселева Валентина һәм Зәйнетдинова Әминә тарафыннан балаларның экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен тотышына игътибар күрсәтү һәм өйрәтүгә багышланган «Экстремизмга-юк!»дигән чара үткәрелде.

2019 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Кино - терапия» технологиясе кысаларында, Бесланда террорлык актына багышланган фильмы күрсәтелде.

Балаларның көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы уздыру өчен тарбиячелар төрле мавыктыргыч чаралар уздырып торалар.Җәй бик тиз узып китә, шуңа күрә һәр көннең кадерен белергә кирәк.

        Балачак унъеллыгы кысаларында  5 сентябрь көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә 22 бала һәм аларның ата-аналары өчен «Менә җәй дә үтеп китте» дигән социаль-мәдәни чара уздырылды.

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» “#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында  «Үз-үзеңне уңай яктан күрсәтү һәм үз-үзеңне бәяләү» буенча мини-тренинг үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International