Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында үткәрелгән чара турында мәгълүмат «Безнең җәй» асфальтта рәсем ясау

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Балаларның көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы уздыру өчен тарбиячелар төрле мавыктыргыч чаралар уздырып торалар.Җәй бик тиз узып китә, шуңа күрә һәр көннең кадерен белергә кирәк.

2019 нчы елның 5 нче август көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. инициативасы буенча “Безнең җәй” дигән тема астында асфальтта рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста барысы 5 бала катнашты. Чараның максаты балаларда күзаллау, фикерләү сәләтләрен үстерү;аларга тагын бер шатлыклы көн бүләк итү.Балалар үз рәсемнәрен күңел җылысын биреп ясадылар.

Рәсемнәр бик матур килеп чыккты, алар хәтта көннең узуын да сизмәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International