«Экстремизмга-юк!» Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

         2019 елның 4 сентябрендә  Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге автоном учреждениесе социаль педагоглары Киселева Валентина һәм Зәйнетдинова Әминә тарафыннан балаларның экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен тотышына игътибар күрсәтү һәм өйрәтүгә багышланган «Экстремизмга-юк!»дигән чара үткәрелде.

       Сентябрьнең барлык даталары арасында-3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне дип аталган истәлекле даталарның берсе. Әлеге фаҗигале вакыйгалар уңаеннан «Мәктәптә телефон терроризмы», «Террорга каршы бергә», «Уяулык» һ.б. видеороликлар күрсәтү белән кинотренинг үткәрелде  соңыннан  әңгәмәдә фикер алыштылар чара ахырында балалар белән» Без тынычлык өчен! Без террорга каршы!» исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International