«Яңарыш» тәрбияләнүчеләре җәйне уздырдылар.

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

        Балачак унъеллыгы кысаларында  5 сентябрь көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә 22 бала һәм аларның ата-аналары өчен «Менә җәй дә үтеп китте» дигән социаль-мәдәни чара уздырылды.

Әлеге чараның максаты-балаларда ел фасылы буларак җәй турында белемнәрне ныгыту, хәрәкәт итү сәләтен активлаштыру, иҗади потенциалны үстерү иде.

Менә җәй дә үтеп китте, тик бу гына аз. Чыннан да, безнең үзәктә җәй шулай тиз һәм сизелмичә үтте, чөнки чараларга бик бай булды. Балалар  һәм аларның әти-әниләре уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Әниләр һәм әтиләрнең тормышта катнашуы балалар өчен бик мөһим. Җәйге чорда балалар бик күп ләззәт алдылар, күзәтүләр һәм төрле тәҗрибәләр вакытында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.

Мондый чаралар тернәкләндерү процессында уңай тәэсир итә, чөнки үзбәяне күтәрә һәм балаларның психо-эмоциональ торышын яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International