Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгече «Демография» милли проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру уңаеннан мәгълүмати очрашу үткәрде

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең белгече  Мәрданова Миләүшә Робис кызы Яр Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпиталенең өлкән шәфкать туташлары алдында чыгыш ясап, мәгълүмати очрашу үткәрде.

Әлеге чарада катнашучыларга “Доверие” үзәге эшчәнлеге хакында, 2013 елның 28 декабрендәге № 442-ФЗ номерлы “Россия Федерациесендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” Федераль закон hәм Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының башка норматив актлары нигезендәге өйдә хезмәт күрсәтү рәвешендәге социаль хезмәт күрсәтү тәртибе hәм шартлары турында мәгълүмат бирелде. Закон нигезендә бушлай социаль хезмәт алу хокукына ия гражданнарның исемлеге, социаль хезмәт алуга мохтаҗлыкны билгеләүче шартлар исемлеге әйтелде.

Шулай ук озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру темасы да кузгатылды. Тыңлаучылар пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Сиделка» хезмәте күрсәтүнең төп нигезләмәләре белән таныштылар.

Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр. Куелган сорауларга тулы җаваплар бирелде.

Яр Чаллы шәһәренең «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International