Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” «Игелекле башлангычлар көне»

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 5 сентябрьдә, Арчаның «өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр Арча педагогика көллияте волонтерлар белән берлектә «Көзге игелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы «Мәрхэмэтле Татарстан» акциясе кысаларында «Игелекле башлангычлар көне» дип исемләнгән Халыкара хәйрия  көне уздырдылар.#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН»ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН  Чараның максаты булып балаларга һәм ата-аналарга ирекле акция турында мәгълүмат җиткерү, балаларны төрле игелекле эшләргә җәлеп итү торды. Тәрбияләнүчеләр өчен оештыручылар чын күңелле бәйрәм оештырдылар, ул чарада катнашучыларның флешмобыннан башланды. Җыр, бию һәм уеннар - боларның барысын да балаларга бүләк иттеләр. Залда көлү, күңел ачу хөкем сөрде. ә балаларның шатлыктан бәхетле күзләрен күрү – бәйрәмне оештыручылар өчен иң яхшы бүләк.  Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар кешеләргә карата хөрмәт хисе, үзара аңлашу тәрбияли, толерантлык тәрбияли, игелекле эшләр белән таныштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International