ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

12 нче сентябрь 2019 ел,  пәнҗешәмбе

“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы  #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында , 2019 нчы елның 12 нче   сентябрьендә Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында социаль эшләр буенча белгеч  һәм физкультура  инструкторы тарафыннан “Сәламәт бул !” дип аталган  чара үткәрелде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, өлкәннәрдә уңай эмоциональ комфорт тудыру, аларның ялын оештыру.

Спорт шогыльләре өлкән кешеләрнең физик һәм эмоциональ халәтен яхшыртырга ярдәм итә һәм аларның ярсучанлыгын ,  хәвефлелеген киметә. Чара җылы, иркен шартларда узды. Ул хезмәт күрсәтүчеләргә үзләрен  кирәкле итеп  хис итәргә ярдәм итте.  Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм яңа очрашулар теләге белән таралыштылар.

Менделеев муниципаль районында «Өмет Яры» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ВИЧ- йогышларны кисәтү буенча эш дәвам итә.

12 нче сентябрь көнне "Көзге игелек атнасы" кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә спорт эстафетасы үткәрелде. Чараның максаты: коммуникатив күнекмәләрне үстерү, психоэмоциональ сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә "Көзге игелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында " Спортлы Татарстан " дигән чара узды. 

2019 елның  10 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә 4 мәхәлләдә Георгий паркын җыештыру буенча “Игелекле Җир” дигән игелек акциясе үтте.

2019 елның  11 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Без бергә” дигән спорт чарасы үтте.

2019 елның  6 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  игелек акциясен дәвам итеп инвалид балалар һәм аларның әти – әниләре өчен “ Изгелек планетасы” һәм картлар һәм инвалидлар йорты  “Без бергә” дигән зур чара үткәрделәр.


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Җәлил картлар һәм инвалидлар  йортында «Актив озын гомерлелек» исеме астында спорт-сәламәтләндерү чарасы узды

Бик күркәм гомер бәйрәм – 80 яшьлек юбилей

Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучы, Андреевка авылында яшәүче, Ерундова Тамара Иван кызы, 10 сентябрендә үзенең 80-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

            «Көзге игелек атнасы» - #ДОБРЫЙТАТАРСТАН, #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясе дәвам итә.      


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International