12 нче сентябрь көнне "Көзге игелек атнасы" кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә спорт эстафетасы үткәрелде. Чараның максаты: коммуникатив күнекмәләрне үстерү, психоэмоциональ сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.
Эстафетада 8 гаилә һәм Бөгелмә кадет мәктәбе укучылары катнашты. Оештыручылар сүзләренә караганда, уртак чаралар балалар - ата-аналар мөнәсәбәтендә, яшьтәшләре белән аралашуда уңай чагылыш таба, шулай ук балалар тигез аралашуга өйрәнә, практикада үз-үзеңне тоту нормаларын үзләштерә.