«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Без бергә” дигән күмәк чара булып узды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның  6 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  игелек акциясен дәвам итеп инвалид балалар һәм аларның әти – әниләре өчен “ Изгелек планетасы” һәм картлар һәм инвалидлар йорты  “Без бергә” дигән зур чара үткәрделәр.

Бу чараның максаты булып өлкәннәр һәм кечкенәләр арасында дуслык хисләре уяту, яхшы, күтәренке кәеф булдыру, бер – береңә хөрмәт уяту торды.  .

Шөгыльнең максаты булып балаларга юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне кабатлау һәм ныгыту, алган белемнәрне практикада куллану торды. Шөгыль уен формасында барды. Уен барышында юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсемнәр күрсәтелде, шулай ук әңгәмә үткәрелде, табышмаклар чишелде, шигырьләр сөйләделәр.

Балалар мәктәпкә барганда юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Бу чарадан өлкәннәр дә, балалар да бик кәнәгать калдылар.Бергәләп уеннар уйнадылар, җырладылар һәм биеделәр. Чара бик күңелле узды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International