Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр көзге урманда сәламәтләндерү сәяхәтендә булып кайттылар.
«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Теплый дом» социаль приютында «эш остадан курка» көненә багышланган хезмәт буенча инструктор Елена Макарова балалар белән «кулинария сугышы»дигән дәрес үткәрде.
11 сентябрь көнне «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр арасында физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү максатыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча «Без – сәламәт тормыш рәвеше яклы!» исеме астында урам чаралары үткәрелде. Әлеге чара «#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе кысаларында утте.
Бүген "Көзге игелек атнасы" - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" ирекле акциясе һәм Бөтендөнья аеклык көне кысаларында "Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт алучылар өчен "Универсаль спорт залы" муниципаль бюджет учреждениесенә ЛФК буенча инструктор Зөлфия Нуриева озатуында сәфәр оештырылды.
2019 елның 11 нче сентябрендә «Березка» тернәкләндерү үзәге психологы Хисамова Л.Г. үзәк хезмәткәрләре өчен «Конфликтларсыз дөнья» исемле төркем белән занятие үткәрде. Дәрес нәтиҗәле аралашу ысулларына багышланган. Конфликтларның сәбәпләрен аңлау, конфликтларны конструктив чишү күнекмәләрен үзләштерү – дәресләрнең эчтәлеге әнә шундый.
«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» республика акциясе кысаларында «Дуслыкны кечкенәдән сакла» чарасы үткәрелде.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Зарифуллина Гөлфия тарафыннан "Бөтендөнья аеклык көне”дигэн темага сөйләшү үткәрелде.Әнгэмэдэ спиртлы эчемлеклэрнен кеше организмы өчен зыяны турында сойлэнелде.Социаль хезмәт алучылар үзләрнең сорауларын бирделәр һәм сәламәт яшәргә, тәмәке тартмаска,спиртлы эчемлеклэр кулланмаска,саф һавада күбрәк булырга кирәк икәнен аңлап таралыштылар.
“Исток-Башлангыч” үзәгендә көзге Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында “Җирдә тынычлык булсын” исемле рәсем бәйгесе узды.
«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы «иреклеләр акциясе кысаларында,» ЦСА» Перекресток «МТЗ һәм СЗ ТР» ДАСУда, 2019 елның 5 сентябреннән 11 сентябренә кадәр «Игелекле башлангычлар көне»белән старт алды. Социаль хезмәт алучылар өчен бушлай чәчтараш оештырылды. Социаль хезмәт алучылар яңа чәчтараштан бик канәгать калдылар.
Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсэту бүлеге белгечләре социаль участокта «Мин аеклык сайлыйм» акциясе уздырдылар. Чараның максаты булып шәһәр халкында хокукларга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау торды.