2019 елның 10 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә 4 мәхәлләдә Георгий паркын җыештыру буенча “Игелекле Җир” дигән игелек акциясе үтте.
Чараның максаты булып иҗтимагый активлыкны, табигатькә сакчыл карашны үстерү. Экологик акция “Безнең табигатькә булышасыбыз килә!” дип аталган девиз белән үтте. Балалар парк территориясеннән чүп җыйдылар һәм контейнерларга илтеп аттылар. Тәрбиячеләр балаларның куркынычсызлыгын кайгырттылар. Балалар киләчәктә табигатькә мәхәббәтләрен сакларлар дип ышанып каласы килә.