10 сентябрь – «Игелекле Җир» көненә багышланган. Бу шәһәребезнең, өлкәнең, планетаның экологик проблемаларына игътибарны җәлеп итү көне. Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр дә бу акциягә кушылдылар - интернат һәм якындагы парк территориясен җыештырдылар.
11 сентябрь - "Спортивный Татарстан". Көннең максаты - сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Интернат-йортта яшәүчеләр бу акциягә бик теләп кушылдылар һәм музыка астында физзарядка - флэшмоб үткәрделәр, урам тренажерларында шөгыльләнделәр һәм скандинавия йөреше белән йөрделәр.
Шулай ук бүген хәйрия акциясе кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны балалар сәнгать мәктәбендә «батик»техникасында ясалган картиналар белән шатландырдылар. Картиналар учреждение стеналарында үз урынын алачак.