ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

27 сентябрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Гүзәл Җиһаншина Яңгул урта мәктәбендә һәм Яңгул балалар бакчасында «Ышаныч телефоны» һәм «Экстремизмга юк» дип исемләнгән профилактик чаралар үткәрде.

2019 нчы елның 24 нче сентябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар өчен «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында «Кием ремонтлау һәм реконструкцияләү» дигән темага чираттагы дәрес узды.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Александра Ефимовна һәм Наҗия Гайфулла кызы янына бардылар.

    Профилактик чара барышында биредә яшәүчеләр өчен экстремаль ситуациядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча лекция уздырылган. Өйрәнү-күнегү эвакуациясе тәмамлангач, социаль эшчеләре хезмәт алучылар белән инструктаж үткәрделәр, анда террордагы гамәлләр алгоритмын җентекләп карадылар, төп куркынычсызлык нормаларын кабатладылар.

Шулай итеп, Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре «Туган республика халыклары традицияләре» программасы кысаларында үз карамагындагылар белән уңыш җыюга багышланган чаралар үткәрделәр.

«Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 26 нчы сентябрь көнне балалар өчен «Спортка-әйе, терроризмга - юк! " дип исемләнгән спорт - күңел ачу чарасы оештырылды. Балалар янына кунакка чын дуслар,күңелле клоуннар - Пулька һәм Дулька килде.  Балалар кунакларны шатланып каршы алдылар һәм тиз арада алар белән дуслаштылар. Барысы бергә рәхәтләнеп ярыштылар, уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм шаярттылар. Һавада күңел ачу һәм бәхет атмосферасы хөкем сөрде.

Бәйрәм ахырында клоуннар үзләренең нәни дусларына кабат әйләнеп кайтырга сүз бирделәр һәм аларга тынычлык һәм дуслык теләделәр.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында волонтерлык эшчәнлеген киңәйтү максатыннан дини тәрбия дәресе оештырылды ( христиан юнәлеше буенча ) . Дәресне Шәмәрдән чиркәвеннән Артимий атакай  үткәрде.

2019 елның  26 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә   Алабуга картлар һәм инвалидлар йорты  һәм инвалид балалар җәмгыяте “ Изгелек планетасы”   белән берлектә “Сәламәт милләт” дигән темага зур чара үткәрелде.

Менделеевск районы «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «ЛУКОЙЛ» ГАҖнең социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңү яулады. «Здоровяк» клубы «Спорт» номинациясендә грант ярдәме алды.

Җәлил картлар йортында эшәүченең Хыяллары тормышка ашуы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International