Картлыкны хөрмәт ит

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Александра Ефимовна һәм Наҗия Гайфулла кызы янына бардылар. Чараның максаты: балаларда социаль тәҗрибә формалаштыру һәм өлкән буынга карата гуманлык, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү. Кызлар алар өчен открыткалар ясадылар, әбиләр турында шигырьләр укыдылар һәм җыр башкардылар. Өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерделәр алар белән рәхәтләнеп аралаштылар, приют һәм мәктәп тормышы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International