2019 елның 26 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә Алабуга картлар һәм инвалидлар йорты һәм инвалид балалар җәмгыяте “ Изгелек планетасы” белән берлектә “Сәламәт милләт” дигән темага зур чара үткәрелде.
Бу чараның максаты булып сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш активлыгын үстерү, сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту торды.
Чарада катнашучыларны күңелле музыка белән каршы алдылар. Шуннан соң спорт уеннары башланып китте. Балалар һәм килгән кунаклар чарадан бик кәнагать калдылар, күңелле позитив эмоцияләр белән тәмамланды чара.
Чара ахырында күмәкләп фотога төштеләр.