Спортка-әйе, терроризмга - юк!

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

«Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 26 нчы сентябрь көнне балалар өчен «Спортка-әйе, терроризмга - юк! " дип исемләнгән спорт - күңел ачу чарасы оештырылды. Балалар янына кунакка чын дуслар,күңелле клоуннар - Пулька һәм Дулька килде.  Балалар кунакларны шатланып каршы алдылар һәм тиз арада алар белән дуслаштылар. Барысы бергә рәхәтләнеп ярыштылар, уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм шаярттылар. Һавада күңел ачу һәм бәхет атмосферасы хөкем сөрде.

Бәйрәм ахырында клоуннар үзләренең нәни дусларына кабат әйләнеп кайтырга сүз бирделәр һәм аларга тынычлык һәм дуслык теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International