Көз безгә бүләк итә…

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Көзнең беренче ае ахырына якынлаша, ул безгә җылы көннәр һәм якты кояш бирә, кырлардан, бакчалардан мул уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирә. 

 Борын-борыннан, безнең республика территориясендә уңыш җыюга багышланган традицион тантаналар – христиан динендәге халыкларда көз һәм мөселман динендәге кешеләр Саламат бэйрэмен уздыралар. Шулай итеп, Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре «Туган республика халыклары традицияләре» программасы кысаларында үз карамагындагылар белән уңыш җыюга багышланган чаралар үткәрделәр. Традиция буенча, тантаналы өстәлнең төп сыйлары ботка – саламатка пешерелде, Саламат бәйрәменә исем дә бирелде.

Карамакта булган олылар рэхмэтлэр эйтеп социаль эшчелэрне озатып калдылар. Күп гасырлар элек барлыкка килгән гореф-гадәтләрнең бүгенге көндә дә безгә юлдаш булуын аңлау бик күңелле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International