«Өмет яры» үзәгендә грант ярдәме белән «Здоровяк» клубы оештырылачак.

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Менделеевск районы «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «ЛУКОЙЛ» ГАҖнең социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңү яулады. «Здоровяк» клубы «Спорт» номинациясендә грант ярдәме алды.

Проектны социаль эш буенча белгеч Мария Иванова эшләгән. Проект «Здоровяк» клубының комплекслы үзәге базасында булдыруны күздә тота. Клуб эшчәнлеге «риск төркеме» балаларын физкультура-спорт эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтеләчәк. Клубта яшүсмерләр өчен өстәл теннисы буенча дәресләр оештырыла.

«Здоровяк» клубы проектын тормышка ашыру берьюлы ике бурычны хәл итәчәк: буш вакытта балаларның мәшгульлеген оештыру һәм  «риск төркеме» яшүсмерләренең девиант тәртибен профилактикалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International