Хәзерге дөньяда кием ремонтлау көндәлек тормышта һаман да актуаль булып тора. Мондый белемнәргә ия булу, көнкүрештә акчаны янга калдырырга ярдәм итә. 2019 нчы елның 24 нче сентябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар өчен «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында «Кием ремонтлау һәм реконструкцияләү» дигән темага чираттагы дәрес узды. Максат: киемне ремонтлау һәм реконструкцияләүнең гади ысулларына өйрәтү.
Дәреснең теоретик өлешендә катнашучылар киемне вак ремонтлау - ул эшләнмәнең конструкциясен һәм фасонын үзгәртү белән бәйле булмаган эш икәнен белделәр. Аларга өзелгән төймәләрне, металл крючокларны һәм элмәкләрне беркетү; тузган яисә яңа элмәкләрне беркетү; элгечләр ясау һәм тагу; кесәләрдә һәм башка урыннарда беркеткечләрне торгызу; кесәнең өзелгән, ертылган урыннарны тепчү; тегелгән төрле җөйләрне һәм хлястикларны ремонтлау, озынлыгы 10-12 см булган җиңсәләрне алыштыру; зур булмаган ямаулар кую юлы белән ачык тишекләрне ремонтлау; чалбарның аскы кырларын ремонтлау, шулай ук эшләнмәләрне чистарту һәм үтүкләүләр керә.
Практик өлештә хатын-кызлар көндәлек тормышта кулланачак кием-салымны ремонтлауның гади ысулларын үзләштерделәр.