05.12.2019 ел, пәнҗешәмбе
Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат йортында инвалидлар декадасы дәвам итә.
Тукай районы Теләнче Тамак авылы яшүсмерләр клубы вәкилле Закиров Рамил социаль хезмәт алучылар өчен шашка турниры һәм дартс буенча ярышлар оештырды. Бу дустанә ярыш булды, анда шашка һәм дартс белән мавыккан һәркем катнашты.
Мондый чаралар өлкәннәрнең ялын оештырырга, аралашырга мөмкинлек бирә, социаль активлыкны арттыра.
Турнирда катнашучылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Вакыт файдалы һәм күңелле аралашулар белән үткәрелде. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 елның 4 декабрендә Балтач мәдәният үзәгендә «Күңелләр яктырсын, йөрәкләр җылынсын өчен» дип исемләнгән районкүләм чара булып узды. Чарага 18 авыл җирлегеннән 320 инвалид чакырылган иде. Район кулланучылар җәмгыяте оештырган чәй табыныннан соң, чакырылган кунаклар Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз хәбәрләре" гәҗитенең бәйрәм номерын алдылар, аның битләрендә тематик материаллар һәм файдалы мәгълүмат урнаштырылган иде.
5 декабрь көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар интернат йортына балаларның юл йорү кагыйдәләре турындагы белемнәрен арттыру , искә тошерү, күңелләрен күтәрү максатыннан, театраль тамаша белән Казаннан халык театры һәм Саба районы ОГИБДД ОМВД булегеннән Насибуллин Ильнур Дамир улы һәм Ягафарова Гүзәл Назиф кызы кунакка килделәр.
Инвалидлар декадасы кысаларында «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең «Ника» яшьләр клубы активистлары Марат Закиров җитәкчелегендә «Нур» яшьләр үзәгендә «Брейн-ринг»интеллектуаль уенын үткәрделәр.
Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре үз яшьләре буенча программа нигезендә яңа һөнәр үзләштерәләр.
Инвалидлар ункөнлегендә хәйрия ярдәм күрсәтү.
Инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында 2 нче декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Тормышта шатлык кына булсын!» 45 мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дигән күңел ачу чарасы уздырганнар.
. Шушы көн чикләрендә алар ВИЧ/СПИДның куркынычлыгы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мөмкин булган саклану ысуллары турында мәгълүмат бирү максаты белән балалар һәм яшүсмерләр белән профилактик чаралар уздырдылар.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 2019 нчы елның 4 нче декабрендә «Наз» Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре 3 нче дәрәҗәдәге сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр өчен «Әни көне» дип исемләнгән чара уздырдылар.