Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 елның 4 декабрендә Балтач мәдәният үзәгендә «Күңелләр яктырсын, йөрәкләр җылынсын өчен» дип исемләнгән районкүләм чара булып узды. Чарага 18 авыл җирлегеннән 320 инвалид чакырылган иде. Район кулланучылар җәмгыяте оештырган чәй табыныннан соң, чакырылган кунаклар Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз хәбәрләре" гәҗитенең бәйрәм номерын алдылар, аның битләрендә тематик материаллар һәм файдалы мәгълүмат урнаштырылган иде.
Чараның тантаналы өлеше район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллинны юбилее уңаеннан котлап кыйммәтле бүләк тапшырды. Шулай ук озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады.
Район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә спорттагы уңышлары өчен грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Югары нәтиҗәләре өчен 1 төркем инвалид Гәбделганиева Чулпанга тантаналы рәвештә «спорт мастеры» исеме бирелде. Шулай ук төрле ярышларда район данын лаеклы яклаган башка спортчылар: Сөләйманов Фәнис, Мөбарәкҗанова Лилия, Галиева Рузия, Миңнемуллин Фәнис тә билгеләп үтелде. Чара мөмкинлекләре чикләнгән артистлар да катнашкан концерт белән тәмамланды.