Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат йортында “Безгә артистлар килде” исемле театраль тамаша.

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәреннән килгән кунаклар “Клаксон” исемле тамашаларын экстремаль жәяүле Веснушка һәм Ирисканың балалар белән танышуларыннан башлап җибәрделәр. Алар балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча төрледән-төрле сорулар бирделәр, җырны таны уенын уйнаттылар. Тамашага Светофорның килүе балаларда зур кызыксыну уятты. Краксон исемле клоун тәрбияләнучеләр белән “Кубик” уенын уйнатты. Бу уенда балалар рәсемнәргә карап, юл билгеләрен тануларын, белүләрен исбатладылар. Уенда катнашу балаларга аеруча ошады. Бәйрәбезне ямьләндереп, Татарстан Республикасы Саба районы ОГИБДД ОМВД булегеннән килгән Насибуллин Ильнур Дамир улы һәм Ягафарова Гүзәл Назиф кызы интернатта тәрбияләнүче һәрбер балага “Куркынычсыз юл” исемле китап бүләк иттеләр. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан уздырылган бу чара безнең балалар хәтерендә әле озак сакланыр. Безнең балалар йортында тәрбияләнүче һәр бала бу тамашадан бик кәнагать калдылар. Тамаша кунаклар белән бергә фотога төшү белән тәмамланды. Мондый чаралар бала тәрбияләудә иң яхшы алымнарның берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International