3 нче дәрәҗәдәге сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр өчен «Әни көне» дип исемләнгән чара уздыру

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 2019 нчы елның 4 нче декабрендә «Наз» Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре 3 нче дәрәҗәдәге сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр өчен «Әни көне» дип исемләнгән чара уздырдылар.

Әлеге чарага чәчтарашчы-визажист Эльвира Әхмәдуллина, чәчтарашчылар - Роза Низамова, Алия Закирова, Руфинә Хәкимова чакырылган иде, алар әниләргә кышкы тылсымны тоярга ярдәм иттеләр. Белгечләр әниләрне матурлаганда, бүлекчә белгечләре «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә, балалар өчен коррекция-үстерү шөгыле үткәрделәр. Кечкенә Ясминә волонтерлар белән бергә авыруларсыз һәм хәсрәтсез булган «Могҗизалар иле»ндә булып китте. Белгечләр Ясминәгә аның хыялын тормышка ашырырга булыштылар: яңа ел открыткасы ясадылар һәм әнисенә бүләк иттеләр.

 Шөгыль ахырында, үзгәрешләр кичергән әниләр белән истәлеккә фотога төшелде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International