Инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында 2 нче декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Тормышта шатлык кына булсын!» 45 мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дигән күңел ачу чарасы уздырганнар. Максат: инвалид балаларны социаль-мәдәни яктан җайлаштыру, эмоциональ өлкәне үстерү, балаларда кичерү, шәфкатьлелек, толерантлык хисләре тәрбияләү.
Чара Г. Тукай исемендәге шәһәр паркында узды. Балалар һәм аларның әти-әниләре янына кунакка «Бүре» һәм «Куян» әкият персонажлары килде, алар саф һава да күңел ачу уеннары һәм викториналар үткәрделәр. Әти-әниләр һәм балалар рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар һәм яраткан җырларын җырладылар.
Чара нәтиҗәләре буенча барысы да оештыручыларга уңай энергия заряды һәм бергәләп мәдәни ял итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерделәр.