Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат йортында социаль хезмәт алучылар арасында шашка турниры һәм дартс буенча ярышлар узды

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

05.12.2019 ел, пәнҗешәмбе

      Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат йортында       инвалидлар  декадасы дәвам итә.

     Тукай районы Теләнче Тамак авылы яшүсмерләр клубы  вәкилле Закиров Рамил социаль  хезмәт алучылар өчен шашка турниры һәм дартс буенча  ярышлар оештырды. Бу дустанә ярыш булды, анда шашка һәм дартс белән мавыккан һәркем катнашты.

     Мондый чаралар өлкәннәрнең ялын оештырырга, аралашырга мөмкинлек бирә, социаль активлыкны арттыра.

    Турнирда катнашучылар грамоталар һәм медальләр  белән бүләкләнде. Вакыт файдалы һәм күңелле аралашулар белән  үткәрелде. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International