ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Алабуганың «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге берничә чара үткәргән.

2019 нчы елның 11 нче декабрендә Сарман муниципаль районының  «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, инвалидлар декадасы уңаеннан, социаль хезмәт алучылар белән «Шәфкатьлелек бизе кешене» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Халыкара инвалидлар көне – календарьдагы үзенчәлекле сәхифә. Бу дата сәламәт кешеләрне мәрхәмәтлелек турында уйланырга, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра, аларның батырлыгына, үҗәтлегенә, талантларына һәм сәләтләренә битараф калмаучыларны берләштерә.                                                                                            

Баулы интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен белгечләр Вәгыйзова Р.З. һәм Билалова Л.К. «Тарих битләрен актарып» дигән тематик чара үткәрелде.

     Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Конституция көненә багышланган «Конституция закон – без аның буенча яшибез» дигән хокукый сәгать үткәрелде. 

Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә декабрьнең беренче ункөнлеге, бөтен илебездәге кебек үк, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар билгесе астында узды.

Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Кышкы могҗизалар” исемле уенлы мастер-класс уздырылды.

      Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре «Балалар көлсеннәр» акциясе кысаларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләренә бардылар.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында районның аз керемле халкы белән аңлату эшләре алып барыла.

      «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Земфира Суфьянова яңа елны бәйрәм итүгә әзерлек  һәм үзәкне бизәү өчен кәгазьләрдән күләмле кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрде.

2019 нчы елның 10 нчы декабрендә Питрәч муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Питрәч районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Менә сиңа минем кулым» дип исемләнгән чара циклы кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән «Бергә уку күңелле» дип исемләнгән чара үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International