«Тарих битләрен актарып»

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

12 декабрь – «Россия Федерациясе Конституциясе көне» - илебездә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Аның үз тарихы һәм традицияләре бар. Бу көнне Баулы интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен белгечләр Вәгыйзова Р.З. һәм Билалова Л.К. «Тарих битләрен актарып» дигән тематик чара үткәрелде.

Максат: дәүләт законнарын үтәүнең мөһимлеге турында күзаллау формалаштыру, хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү, белем дәрәҗәсен һәм гомуми культураны арттыру.

Чараны оештыручылар интернат-йортында яшәүчеләргә илебездә конституция барлыкка килү тарихы турында искәртте. Аннары социаль хезмәтләр алучылар ил өчен Конституциянең әһәмияте, һәр гражданның хокукларын һәм бурычларын ныгытучы дәүләтнең хокукый нигезе турында фильм карадылар. Мондый чараларның мөһим нәтиҗәсе булып Конституциянең безнең дәүләт өчен никадәр әһәмиятле булуын һәм законнарны белү генә түгел, үтәү дә мөһим булуын аңлау тора.                                     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International