2019 нчы елның 10 нчы декабрендә Питрәч муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Питрәч районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Менә сиңа минем кулым» дип исемләнгән чара циклы кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән «Бергә уку күңелле» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Дәрес викторина формасында үткәрелде, аның барышында балалар әкият геройларын чиштеләр. Аннан соң балаларга әниләр белән берлектә «Яңа ел тасмасы» дигән мастер-класс тәкъдим ителде. Балалар ата-аналар ярдәме белән тасманы бизәде, һәрберсе үз шәхесен һәм креативлыгын күрсәтте. Соңыннан чарада катнашучылар белән " Балачак куркынычсызлыгы» чараласы кысаларында «Сак булыгыз, юка боз!" әңгәмә үткәрелде һәм буклетлар таратылды.