«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Земфира Суфьянова яңа елны бәйрәм итүгә әзерлек һәм үзәкне бизәү өчен кәгазьләрдән күләмле кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, кәгазьләрдән үз куллары белән күләмле яңа ел бизәкләре ясап, бәйрәм кәефе тудыру.
Кар бөртекләре – алар температура күтәрелгәндә эри торган боз кристалллары. Алар кышның кабатланмас, тылсымлы юлдашлары. Кар бөртекләрен кәгазьдән, салфеткалардан кисәргә, рәсемгә төшерергә була, яки төрле кул астындагы материаллардан ясарга мөмкин.
Социаль хезмәт алучылар Яңа елга әзерлек белән бәйле булган балачактагы бәйрәм мәшәкатьләрен искә төшерделәр һәм үзләрен әкият, тылсым дөньясында итеп хис иттеләр. Аларның һәркайсы үзләре ясаган чыршы бизәкләре турында яратып сөйләде. Хезмәт буенча инструктор кар бөртекләренең төрле заманча төрләрен күрсәтте һәм катнашучыларга үз куллары белән кәгазьдән күләмле кар бөртекләрен ясарга тәкъдим итте. Чарада катнашучылар, искиткеч иҗат дөньясына чумып, ак, матур кар бөртекләре ясадылар.
Чарада катнашучылар белгечкә алган белемнәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм шундый искиткеч 3D кар бөртекләре белән чыршыны бизәргә яки аларны бүлмәгә тылсымлы һәм әкияти бәйрәм атмосферасы тудыру өчен элеп куярга мөмкин, шулай ук балаларны, оныкларны, танышларны һәм дусларны кар бөртекләре ясарга өйрәтеп була дигән фикерләрен әйттеләр.
Чарада 10 кеше катнашты.