2019 нчы елның 11 нче декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, инвалидлар декадасы уңаеннан, социаль хезмәт алучылар белән «Шәфкатьлелек бизе кешене» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Халыкара инвалидлар көне – календарьдагы үзенчәлекле сәхифә. Бу дата сәламәт кешеләрне мәрхәмәтлелек турында уйланырга, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра, аларның батырлыгына, үҗәтлегенә, талантларына һәм сәләтләренә битараф калмаучыларны берләштерә.