Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Конституция көненә багышланган «Конституция закон – без аның буенча яшибез» дигән хокукый сәгать үткәрелде. Яшәүчеләр һәр гражданинның хокукларыннан тыш, безнең илнең Төп Законын билгели торган бурычлары турында да сөйләштеләр. Кеше хокукларын яклауга аерым игътибар бирделәр. Дәүләтнең төп Законын белү һәм дөрес куллану-цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын күтәрү өчен мөһим шарт икәнлеген белделәр. Чара мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды.