Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә декабрьнең беренче ункөнлеге, бөтен илебездәге кебек үк, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар билгесе астында узды.
Ункөнлек чараларга бай булды. Үзәк белгечләре яшь социаль хезмәт алучылар өчен Чаллы курчак театрында спектакльләр, картиналар галереясында күргәзмәләр, «Синема Парк-6» кинотеатрында мультфильм карауны, «Родник» Халыклар дуслыгы йортында милли мәдәниятләр Фестивалена баруны оештырдылар.
Сукыр һәм начар күрүче балалар өчен Экология музеенда «Мин дөньяны өйрәнәм» дигән гадәти булмаган экскурсия үтте, аның барышында балалар табигать белән якыннан танышу мөмкинлеге алдылар.
«Олимпия иленә сәяхәт» традицион спорт-сәламәтләндерү чарасында катнашучылар «Олимпийский» спорт үзәге белән генә танышып калмыйча, бассейнда йөзеп, кафеда сыйландылар.
Ункөнлек ахырында «Мөмкинлекләр чикләнгәнме?» темасына сәнгатьтә, сынлы һәм гамәли иҗатта, спортта билгеле бер нәтиҗәләргә ирешкән балалар катнашында түгәрәк өстәл артында очрашу булды. «Безнең мирас» балаларга ярдәм итү хәйрия фонды директоры Сәлимҗанова Гөлфия Фәнил кызы очрашу геройларына җылы теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Мәртәбәле кунак кулыннан хезмәтләре һәм тырышлыклары өчен акчалата бүләк алу балаларга бик күңелле булды. Кичә ахырында алып баручының «Мөмкинлекләр чикләнгәнме?» дигән соравына барлык катнашучылар хор белән ышанычлы рәвештә «Юк, чикләнмәгән!» дип жавап кайтардылар.
Декада дәвамында узган чараларда 157 социаль хезмәт алучы катнашты.