ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясендә театр елы кысаларындаТүбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 15 бала арасында «Әкият» Татар дәүләт курчак театры» дигән темага дәрес үткәрде.

   Яңа ел кечкенәләр дә, өлкәннәр дә көтеп ала торган могҗизалы бәйрәм. Аннан әйләнә – тирәгә сихри матурлык, яктылык тарала;  әкият геройлары үзенә чакыра.

   Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан  районда “Кыш бабай бүләкләре” акциясе старт алды. “Шәфкатъ”  халыкка социаль  ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре  социаль хезмәтләр җыелмаларыннан файдаланучыларга   Сарман җирлеге хәйриячеләренең   бүләкләрен   өләштеләр.

 Балаларга шатлык өләшүчеләргә:  Закирова Г. З., Садиков Р. Х., Садыков И. А. ларга  өлкәннәр һәм сабыйлар чиксез рәхмәтле. Аларның изге гамәлләре  киләчәккә  якты өметләр уята.

2019 нчы елның 12 нче декабрендә «Балага Яңа ел бүләк ит» акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәр округындагы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютыда тәрбияләнүче балаларның күңелен бәйрәм алдыннан тулыландырырга теләгән тылсымчылар делегациясе юлга чыкты.

Тылсымчылар ролендәге «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман бүлекчәсе һәм «Волонтер» иреклеләр  берләшмәсе приютта тәрбияләнүче балаларга өстәл уеннары һәм канцелярия кирәк-яраклары бүләк иттеләр.

         Быел Зәй бала тудыру йортында 149 сабый дөньяга килгән.Яңа гына туган сабыйларга  яңа ел бүләге тапшырылды.

          23 декабрьдә бала тудыру йортында Артемий һәм Малик исемле балалар дөньяга килде. Бәхетле Әниләр инде чыгарылышка әзерләнәләр. Аларга Яңа елга "Радость"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән бүләк алу көтелмәгән хәл булды. Бүләкләр гади генә түгел, ә  "Үзем эшли алам"проекты кысаларында кулдан әзерләнгән.

24 - 25 декабрь көнне "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында "Яңа ел чыршысы янында Кышкы әкият"дип исемләнгән социаль-анимацион чара үткәрелде.

     "Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү “Рәхәт” үзәгенең "предпенсионер" статусын алган хезмәткәрләр в. г. Тимерясов исемендәге Казан инновацион университетында түләүсез нигездә белем алдылар".

Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 27 бала кышкы тылсымчыга үз теләкләрен яздылар.

Яңа ел - барыбызның да яраткан бәйрәме. Бигрәк тә аның килүен балалар көтә. "Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге белгече Гүзәл Галиуллина "Балкыш" социаль приютында ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында "Яңа ел уенчыгы" дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

М. М. Гайнетдинова җитәкчелегендәге волонтерлык хәрәкәте “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” кунакта


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Россиянең ерак авиациясе көне» темасына төркемле дәресне «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 14 бала арасында Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында үткәрде. Максат: Ватаныбыз өчен истәлекле дата барлыкка килү тарихы, ерак авиациянең әһәмияте белән танышу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International