ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

"Забота" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә һәр заездда социаль хезмәт алучылар арасында, өстәл спорт уеннары буенча, ачык турнирлар уздыру күркәм гадәткә әйләнде.

2020 елның  21 январендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “И.И.Шишкин картиналары” буенча видео дәрес үткәрделәр.

2020 елның 17 нче гыйнварында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар буенча коллективның отчет җыелышы булып узды.

Россиядә гадәти тәмәкене алыштыручы эшләнмәләр сатуга чыкты. Мондый продуктлар тәмәке бизнесы хуҗалары тарафыннан актив рәвештә рекламалана һәм яхшы сатыла, чөнки кешеләр аларның сәламәтлек өчен зыяны юк дип саный.

Дөньяда тагын бер яхшы традиция барлыкка килде-Халыкара чаңгы спорты федерациясе инициативасы буенча яңа бәйрәм —Бөтендөнья кар көне (World Snow Day)яки Халыкара кышкы спорт төрләре көне билгеләп үтелә. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр бу бәйрәмне урамда кышкы уеннар белән билгеләп үттеләр.

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Комда могҗизалар тудыру» дигән темага мастер-класс үткәрде.

2020 нче елның 16 нчы гыйнварында «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб социаль хезмәт күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Ихтыяр көче» дигән дәрес үткәрде.

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Марта Камалова «Игелек буыны» иреклеләр отряды белән берлектә 18 балигъ булмаган бала арасында «Варшаваны азат итү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

«Үсенте» клубы кысаларында 2020 нче елның 15 нче гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Гыйнвар аенда барлык агачлар да көмештә» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International