Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучылар арасында өстәл спорт төрләре буенча турнир

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

"Забота" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә һәр заездда социаль хезмәт алучылар арасында, өстәл спорт уеннары буенча, ачык турнирлар уздыру күркәм гадәткә әйләнде.

Турнирда 3 төрле уен күрсәтелде: "шаффлборд" - хөкемдар Хәйретдинова Лилия, "джакколо" - хөкемдар Хәсәнова Миләүшә һәм "новус" - хөкемдар Хафизов Рамил. Бу уеннарның барысы да махсус осталык һәм күнекмәләр таләп итми, уйнау шактый гади һәм кызык, хәтта процесс артыннан күзәтергә генә дә бик кызыклы.

Спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге һәркемне мавыктырды, әмма ярышлар нәтиҗәләре буенча һәр уенда җиңүчеләр билгеләнде:

Джакколо уены буенча -

 1. Юнусова Галия;

2. Журавлева Наталья;

3. Меньших Любовь .

Новус уены буенча:

1. Хәнәфиев Әбүзәр;

 2. Ежова Евгения;

3. Йосыпова Розалия.

Шаффлборд уены буенча:

 1. Ежова Евгения;

 2.Ярутина Нина;

 3. Юнусова Галия.

 Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз, бу спорт төрендә Сезгә алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International