Россиядә гадәти тәмәкене алыштыручы эшләнмәләр сатуга чыкты. Мондый продуктлар тәмәке бизнесы хуҗалары тарафыннан актив рәвештә рекламалана һәм яхшы сатыла, чөнки кешеләр аларның сәламәтлек өчен зыяны юк дип саный. Кызганыч, бүгенге көндә яшүсмерләр арасында снюс модада. Ләкин нәкъ менә яшүсмерләр өчен снюс куллану бик куркыныч:
* аларның нормаль үсеш темплары акрыная;
* кәеф кискен үзгәрә - апатиядән агрессиягә әверелә яки киресенчә;
* баш мие зыян күрә - хәтер начарлана, когнитив функцияләргә зыян килә;
* онкологик авырулар үсеше куркынычы арта;
* иммунитет кими.
Статистика буенча, снюсны берничә ел дәвамында кулланган һәм аннан аны ташлаган барлык яшүсмерләр дә диярлек тәмәке тарта башлаган, чөнки аларда тотрыклы никотин бәйлелеге барлыкка килгән.
Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина снюс куллануга каршы профилактик эш алып баралар. Алар даими рәвештә яшүсмерләр белән әңгәмәләр үткәрәләр һәм “Сак булыгыз, СНЮС!” дигән буклетлар тараталар.