2020 елның 17 нче гыйнварында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар буенча коллективның отчет җыелышы булып узды.
Белгечләрнең башкарылган эшләре турындагы нотыклар белән бүлек мөдирләре чыгыш ясады. Алар бүлекләрнең эш нәтиҗәләре буенча хисап тоттылар, көнүзәк проблемаларны хәбәр иттеләр. «Веста» үзәге директоры урынбасары Наталья Храмова оешманың 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе елга үсеш перспективалары буенча җентекле анализ белән чыгыш ясады. Докладта билгеләп үтелгәнчә, 2019 елда дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә расланган дәүләт биреме тулы күләмдә үтәлгән, күрсәтелә торган социаль хезмәтләр стандартларга туры килә, хисап чоры дәвамында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына шикаятьләр алынмаган, шулай ук учреждениедә яңа технологияләр кертү, социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру буенча эш алып барыла. Учреждение хезмәткәрләренә 2020 ел ахырына кадәр үзәкнең бурычлары һәм эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде.
Хисап җыелышы ахырында үзәк директоры Татьяна Мыльникова учреждениенең барлык хезмәткәрләренә сыйфатлы һәм үз вакытында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.