«Гыйнвар аенда барлык агачлар да көмештә». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

«Үсенте» клубы кысаларында 2020 нче елның 15 нче гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Гыйнвар аенда барлык агачлар да көмештә» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: сөйләм үсеше һәм яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашу күнекмәләрен ныгыту, вак моториканы үстерү.     

Төркемле дәрес педагог Федор Тютчевның «Кыш»шигырен уку белән башланып китте. Аннан соң балалар "Агачлар белән нәрсә булды?" Ни өчен кышны сихерче дип атыйлар? Сез кышкы урманы ничек күз алдына китерәсез? кебек сорауларга җавап бирделәр. Әңгәмәдән соң педагог балаларга «Агачлар ничек кышлый?" дигән видеоролик карарга тәкъдим итте һәм күргәннәрне тынычмузыка астында дәфтәр битенә ясарга кирәк иде.

Дәрес ахырында балалар үзләренең рәсемнәрен күрсәттеләр, ел фасылларын кабатладылар, шулай ук дәрес башында искә алган танылган шагыйрь исемен атадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International