Халыкара кышкы спорт төрләре көне

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Дөньяда тагын бер яхшы традиция барлыкка килде-Халыкара чаңгы спорты федерациясе инициативасы буенча яңа бәйрәм —Бөтендөнья кар көне (World Snow Day)яки Халыкара кышкы спорт төрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты - кышкы спорт төрләре белән кызыксынуны арттыру һәм яшьләрне актив яшәү рәвешенә тарту. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр бу бәйрәмне урамда кышкы уеннар белән билгеләп үттеләр. Балалар кар өстендә спорт ярышларында катнаштылар, чаңгы һәм чаналарда шудылар. Приютта тәрбияләнүчеләр мондый актив ялга бик шат һәм канәгать калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International