«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “И.И.Шишкин картиналары” буенча видео дәрес булып узды

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның  21 январендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “И.И.Шишкин картиналары” буенча видео дәрес үткәрделәр.

Дәреснең максаты булып бөек рәссамның биографиясе, тормыш юлы, иҗаты, картиналары белән таныштыру. Шулай ук табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү торды.

Дәрес барышында балалар рәссамның иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар. Картиналарын карап әңгәмә үткәрделәр, идеясын ачыкладылар, видео карадылар.

Практика өлешендә традицион булмаган техника методы белән кышкы агач рәсемнәре ясадылар.

Шөгыльдә 18 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International