«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Мин шәхси гигена турында нәрсә беләм?” дигән әңгәмә үтте

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

2020 елның  12 февралендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  тәрбиячеләр балалар белән  “Мин шәхси гигена турында нәрсә беләм?” дигән әңгәмә үткәрделәр.

Әлеге дәреснең максаты –шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген һәм кирәклеген күрсәтү, үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү, сүзлек запасын активлаштыру.

Дәрестә балалар шәхси гигиена предметлары турында табышмаклар чиштеләр, чисталык һәм сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, “Могҗизалы капчык”, “Дөрес җавап” дигән дидактик уеннар уйнадылар, К. Чуковскийның “«Мойдодыр» һәм «Федорино горе» шигырьләреннән өзекләр укыдылар.

Дәрес ахырында балалар нәтиҗә ясадылар һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен беркеттеләр һәм “Сәламәтлек нигезе – чисталык” дигән нәтиҗә ясадылар.

Дәрестә 15 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International