ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга

12 февраль көнне "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр өчен "Саба дулкыннары"телерадиокомпаниясенә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырылды. 


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 2020 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигъмәтҗанова Энҗе Нияз кызы Теләче муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булды.

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Хозяюшка» клубында чираттагы җылы очрашу узды. Биредә тәрбияләнүчеләр төрле халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, аш-су традицияләре белән танышалар. Бу юлы тәрбияләнүчеләрнең игътибар үзәгендә Беларусь Республикасы булды.

Бүген Буа интернат-йортының социаль хезмәт алучылар Тәтеш тарихы музеенда булдылар. Иң капкалар янында безне Тәтеш районы балыкчылык тарихы музее филиалы мөдире Александр Петрунин көтте.

2020 елның  13 февралендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Бала һәм юл” темасына презентациядәресе узды.

Участокта социаль хезмәте эшчәнлеге кысаларында “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат җирле оешмасында булдылар.

«Туган якның тарихы һәм матурлыгы” буклетларын тарату.

2020 елның 13 февралендә “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү белгече  “Йолдыз” хәрәкәте волонтерлары белән ТАССРның 199-еллыгына багышланган “Туган якның тарихын өйрән” акциясен үткәрделәр. 

Агымдагы елның 11 февралендә «Мобиль бригада» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре Нөнәгәр авылында яшәүче ялгыз пенсионер Наил  Камалиевның торак йортын җыештыру буенча эш оештырдылар.

 Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  шәфкать туташы Екатерина Мунина «Коронавирус-йогышлы авыру» дигән темага әңгәмә үткәрде.

2020 елның 13 февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат  йортында тәрбияче Идрисова С. И. "Яратканнарга Валентинка" дигән темага чара үткәрде»


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International